Җомгадан-җомгага, көннән-төнгә бәхет ишекләре ачык булсын, й...
Җомгадан-җомгага, көннән-төнгә бәхет ишекләре ачык булсын, йөрәктән-йөрәккә изге теләкләр үтеп керсеннәр: җаның-тәнеңә сафлык — тазалык бөркелеп, караңгы төннәрдә айдай балкысын. Өмет чаткысы янсын-дөрләсен, һич кенә дә ару-талулар белмәсен. Рухи байлык, тулы иман белән якыннарыгызга игелек, изгелек, иминлек өләшегез.
Җомга мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын, һәммәбезне явызлыктан, зәхмәт-золымнан, яман күздән, гайбәт сүздән сакласын, якласын. Җиңеллек бирсен, уңышлар ишелеп үзенең киң кодрәте белән саклап торсын, Аллаһ Раббыбыз!
Әәмиин.
Хәерле җомга иртәсе белән,дин кардәшләр, дуслар. Мәчетебездә Сезне көтеп калабыз. Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорт, «Ярдәм».
💐🌷💐🌷💐
🌷💐🌷💐🌷
#дога #дуа #җомга #джума
Похожие каналы
